Илебез мессенджерының плюсларын һәм минусларын ачыклыйбыз.
Аралашу өчен генә түгел
Әлеге кушымтаның төп функцияләреннән файдаланырга: текст һәм тавыш хәбәрләре язарга, төркемле чатлар төзергә, стикерлар, хис-кичерешләр, реакцияләр һәм 4 гигабайтка кадәр файллар җибәрергә, хәтта Интернет сигналы начар булганда да шалтыратырга, шулай ук, катнашучыларның саны һәм бәйләнешнең озынлыгы буенча чикләүләрсез төркемле видеошалтыратулар ясарга мөмкин. Өстәвенә, сигнал начар булганда да шалтыратырга була.
Әмма “Max” – аралашу өчен яңа, тулысынча үзебезнең ил мессенджеры гына түгел, ул бер урында күп бурычларны һәм мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин булачак зур заманча платформа. Тиздән мессенджерны зур яңару көтә, профильне “Дәүләт хезмәтләре”нә бәйләргә һәм кушымтадан чыкмыйча күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә: хатыныңа акча җибәрергә, “коммуналка” өчен түләргә, табибка язылырга, яраткан кафеңда пиццага заказ бирергә, такси чакыртырга, үз каналыңны ачарга һәм популяр блогерга әверелергә мөмкин булачак.
“Max”та каналлар бар да инде, тик әлегә алар тест уза, аларга керү мөмкинлеге берничә эре федераль киңкүләм мәгълүмат чарасына, блогерларга һәм губернаторларга гына бирелде. Алар арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та бар. Беренче көнне үк аңа биш меңнән артык кеше язылды, һәм язылучылар саны бик тиз арта. Билгеләнүенчә, барлык кулланучылар да бу көздә үз каналларын булдыру мөмкинлеген алачак.
Шәхси мәгълүматларны урлавы дөресме?
Соңгы берничә көндә Интернетта “мессенджер безне күзәтә, телефоннан бөтен мәгълүматны каядыр җибәрә, хәтта камераны үзе кабызып, безне төнлә фотога төшерә” дигән мәгънәдәге күп кенә бертөрле эчтәлекле мәкаләләр пәйда булды.
Чынлыкта, “Мах” – “шпион” кушымтасы, дигән имеш-мимешләр фактларга түгел, ә эмоцияләргә нигезләнгән. “Мах” та, башка мессенджерлар кебек үк, рөхсәт сорый. Камера һәм микрофонга керү – шалтыратулар һәм тавыш хәбәрләрен җибәрү, контактларга – дусларны эзләү, файлларга – документлар җибәрү, геолокациягә – урын хакында мәгълүмат бирү, ә
“Bluetooth”ка сезнең башка җайланмалар – колакчыннар һәм смарт-сәгатьләр белән интеграцияләү өчен кирәк.
Файдалы яңа функцияләр барлыкка килде
Без кушымтада казындык һәм берничә уңайлы һәм файдалы функция таптык:
– “Хәвефсез режим” – беренче чиратта өлкәннәр өчен бик кирәкле функция. Кыска гына итеп әйткәндә, “Хосусыйлык” бүлегендә, әгәр сез һәм сезнең әңгәмәдәшегез бер-берегезнең телефон китабында булса, бары тик ”үзебезнекеләр” белән генә шалтыратышырга мөмкинлек бирүче көйләү бар. Билгесез номерлар сезгә шалтырата алмаячак.
– Соңыннан җавап бирергә онытмас өчен хәбәрне укылмаган, дип тамгаларга мөмкин.
– “СigaChat” көйләнгән бушлай нейрочелтәр, ул тиз арада тавыш хәбәрләрен ача, рәсемнәрне генерацияли, сорауларга җавап бирә, текстлар яза һәм башка бик күп нәрсәләрне белә.
“Max”ны мошенниклар үзләштерә
Мошенниклар һәрвакыт кешеләр күп булган урынны сайлый, шуңа күрә алар яңа мессенджерны да үзләштерә башлаган. Әлегә бу аерым очраклар гына. Мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгында, “Үзәк банк хезмәткәрләре” шалтыратып, аның Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтын ватулары турында әйткәннән соң, Уфада яшәүче 26 яшьлек хатынның “хәвефсез исәп”кә 300 мең сум күчерүе турында хәбәр иттеләр.
2025 елның июлендә “Мах” мошенникларның 10 меңнән артык номерын блоклаган, ә калганнары белән көрәшү өчен “борчулы төймә” функциясен эшкә кушкан. Аны активлаштыру өчен шикле хәбәргә басыгыз, меню ачылачак. “Зарланырга” төймәсен һәм сәбәбен сайлагыз.
Сез дә, үз чиратыгызда, санлы гигиена турында онытмагыз: таныш булмаган номерларга җавап бирмәгез, әңгәмәдәш акча турында сөйли икән, трубканы куегыз, һәрвакыт исегездә тотыгыз: бернинди “хәвефсез исәпләр” дә юк, ә полиция, Тикшерү комитеты, ФСБ һәм Үзәк Банк җинаять турында кисәтү өчен шалтыратмый.
Ничек күчереп алырга һәм теркәлергә?
1. “Max”ны “RuStore”, “Google Play”, “AppGallery”, “App Store”да күчереп алырга мөмкин. Шулай ук, сайттан “Windows” һәм “macOS” өчен веб-версияне урнаштырырга мөмкин. Кушымтаны йөкләп алыгыз һәм “Керергә” төймәсенә басыгыз. Әйткәндәй, 2025 елның сентябреннән Русиядә сатылачак барлык смартфоннарга мессенджер алдан урнаштырылачак – мондый закон күптән түгел үз көченә керде.
2. Теркәлү өчен Русия яки Белоруссия телефон номеры кирәк булачак. Аны кертегез һәм “Дәвам итәргә” төймәсенә басыгыз. Сезгә алты санлы раслау коды киләчәк. Аны кушымтага кертегез һәм яңадан “Дәвам итәргә” төймәсенә басыгыз.
3. Башка кулланучылар күрәчәк исемне языгыз. Урыс һәм латин хәрефләре белән язарга, хәреф аралары калдырырга һәм дефислар куярга да була. Саннар, эмодзи һәм махсус символлар кулланырга ярамый. Теләгән очракта фамилияне өстәргә мөмкин. “Дәвам итәргә” төймәсенә басыгыз.
4. Үз аватаркагызны йөкләгез, яки әзер шаблоннардан сайлап алыгыз: анда төрле стилистикаларда йөзгә якын эт-мәче һәм хәтта жираф вариантлары бар. Аватарканы һәрвакыт актуальрәккә алыштырырга мөмкин. Бу адымны калдырып торырга һәм соңрак көйләүләрдә фото өстәргә мөмкин.
5. “Аралашуны башларга” төймәсенә басып, теркәлүне тәмамлагыз.
“Мах”ка берьюлы берничә җайланмадан керергә мөмкин. Мәсәлән, телефоннан, йорт һәм эш компьютерыннан. Чатлар һәм шалтыратулар алар арасында синхронлашачак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-12-04/max-chynnan-da-kurkynychmy-ll-kiresench-me-4493058
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

