Яңа 2026 ел бәхет китерсен өчен аны бәйрәм өстәлен дөрес әзерләп каршыларга кирәк. Кайбер ризыклар ел хуҗасының күңеленә хуш киләчәк, ә кайберләре, киресенчә, аңа ошамаска һәм уңышны качырырга мөмкин икән.
Кытай календаре нигезендә, 2026 елның символы Утлы Кызыл ат булачак. Грациоз һәм энергияле символ сезгә яхшы мөнәсәбәттә булсын өчен узып баручы елның соңгы төнен, Көнчыгыш йолдызнамәсе киңәшләрен исәпкә алып, дөрес каршы алырга кирәк. Бу Яңа ел өстәленә дә кагыла.
Утлы ат табигыйлекне, тәртипне ярата, моны Яңа ел өстәлен әзерләгәндә төп кагыйдә итеп алырга мөмкин. Шуңа күрә яңа 2026 елга менюны планлаштырганда түбәндәге ризыкларга өстенлек бирегез.
Яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Җиңел яшел салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчә кисемтәләре, Кызыл атны “хуплап” кына калмыйча, сәламәтлек өчен дә файдалы булачак.
Кош ите. Кытайдагы ышанулар нигезендә, өстәлгә куелган тавык яисә күркә ризыгы гаиләне берләштерергә һәм уңышны өйгә тартырга сәләтле.
Балык. Балыктан әзерләнгән ризыклар йорт хуҗасының финанс иминлеге символы булып тора.
Алкогольсез эчемлекләр. Ат Яңа ел төнендә алкогольне киметүче кешеләрдәге тәртипне бәяләячәк.
Десертлар. Ат шикәр ярата, шуңа күрә үзеңә татлы ризык рөхсәт итәргә мөмкин.
Утлы Ат елын каршылаганда ниләр әзерләргә кирәкми?
Тулысынча баш тартырга кирәк булган беренче әйбер — ат һәм сыер ите. Көнчыгыш астрологиясе раславынча, бу төр ит ризыклары көчле энергетик конфликт тудырачак һәм киләсе елда уңышны куркытачак.
Яңа елга учакта яисә мангалда ит, артык ачы кабымлыклар, фритюрада кыздырылган ризыклар әзерләү кирәкмәс. Кызыл Ат моны ут энергиясенең артык булуы дип кабул итәргә мөмкин, бу исә аны куркытачак, һәм шуның белән бергә уңышны да.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-12-04/kyzyl-utly-at-elyn-nindi-rizyklar-bel-n-karshylarga-4492951
Фото: “ru.pinterest.com”
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

