Артистлар тормышы да ал да гөл генә түгел икән.
Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин үзенең хатыны — җырчы Алия Карачурина белән иң көчле низаг турында сөйләде. Аның сүзләренчә, артист белән яшәү — бик авыр, ә ике артист бергә яшәгәндә — бу фаҗига.
– Без икебез дә артист булганга күрә, бер-беребезне аңлау җиңелрәк – без бер дулкында. Ләкин бервакыт концерттан соң без Алиянең көнчеллеге аркасында ачуланыштык. Ул нәрсәдер күрде, бу аны бик нык рәнҗетте. Ул чагында мин бик нык ачуландым, Алияне калдырып киттем, – дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин блогер Олеся Леснаяга биргән интервьюсында.
Артист билгеләп үткәнчә, барлык артистлар да шундый ук кешеләр, шуңа күрә алар да, кайчак, ачуланышалар, шулай ук татулашалар — барысы да башкаларныкы кебек.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-07/aliyane-kaldyryp-kittem-4496620 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

