Җырчының туганы ярдәм сорый

Ул яман шешкә каршы көрәшә.

Чулпан Йосыпованың сеңлесе Энҗе 5 ел элек баш миенә катлаулы операция ясаткан. Моңа кадәр анда яман шуш ачыкланган. Узган ел МРТ шешнең яңадан үсә башлавын күрсәткән. Хәзер дәвалану гаиләдән бик зур финанс чыгымнары таләп итә.

«Дуслар, алга таба яшәү өчен көрәшергә мин янә сездән ярдәм сорыйм. Миңа кыйммәтле дәвалану курсы һәм тернәкләнү курсы узарга кирәк», – дип яза Энҗе үзенең сәхифәсендә.

Битараф булмаган, мәрхәмәтле кешеләр ярдәмне кызларның әнисе Илсөяр Минҗан кызы картасына күчерә ала.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-05/yrchyny-tugany-yard-m-soryy-4494419

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле