Эльмира Ришатны ничек биетә?

Хатын булса, шундый булсын…

Хатыны Эльмира аны биергә өйрәткән! Иң кызыгы – Ришат үзен бии белмим дип уйлап йөргән һәм берәр кайчан сәхнәдә бии-бии җырлармын дип уйлап та карамаган. Бу хакта “Интертат” язган.

“Ришат миңа беркайчан да биемәячәген әйткән иде. «Мин юләрме әллә сиңа? Мин андый артист түгел!» Бу мизгелдә мин дәшми калдым. Эчемнән генә: «Ярар-ярар, карарбыз әле ничек биегәнеңне», – дип уйладым. 5 ел сабыр итүем, зирәклегем һәм илһамландырып торуым нәтиҗәсендә Ришатны биергә өйрәттек! Бар нәрсәнең дә үз вакыты, дип әйтәсем килә. Бары тик түземлек кирәк. Ришат, син молодец! Булды, хәзер барыбыз бергәләп бииячәкбез! Бары тик алга!» – дип яза Эльмира-Тәтишка үзенең сәхифәсендә.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-08/elmira-rishatny-nichek-biet-4497489

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле