Шулай да була икән…
“Себердә ирләр “гулять” итә” дигәнгә язып үтим әле.
Бер танышым бар. Ире Себердә. Әллә ничә ел бер хатын белән йөри. Ике хатын бер-берсе белән элемтәдә тора, ә ир белми… Танышымнан, ничек шул хатынны түзеп яшәп ятасың, дип сорадым бервакыт. Миңа җавабын ишетү бигрәк кызык булды. “Эштән кайттымы, кайда йөри дип борчылмыйм, кая барганын белеп торам, ни ашаганына кадәр хәбәрдар мин. Киеме чиста, бүтән вахтовиклар сыман, үзе пешереп вакыт үткәрми, вакытында йоклый. Теге хатын һәрвакыт шалтыратып сөйләп тора. Балаларга нидер кирәк булса, ул хатынга әйтеп куям, иремә сайлашып алып җибәрә”, – ди…
Бәлки, ире беләдер, белмәмешкә кенә салышадыр. Ә болай яхшы гаилә ул. Ире кайтса, бергәләшеп кая гына йөрмиләр! Барысы да аларны бәхетле гаилә дип белә…”.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-12-08/iremne-hatyny-bel-n-duslashtyk-4497846

