Артистка сүгенергә ярыймы?

Популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара ире белән хоккей каравы һәм артистның сүгенүе күренгән видео басылып чыккач язылучыларына җавап бирде.

Аның сүзләренә караганда, кешеләр ике лагерьга бүленгән: беренчесе гаепли һәм кирәкмәгән киңәшләрен бирә, икенчесе аларны ничек бар шулай кабул итә.

– Ни өчен кеше идеаль булырга тиеш?! – ди Динара. – Сәхнә, телевидение, артист чыгыш ясаганда, аның үз кысалары бар: балалар, өлкәннәр, эфир, этикет… Бу нормаль күренеш. Әмма безнең блог шәхес турында, тере кешеләр турында! Ни өчен сез бу мәгънәсез стандартларны тәкъдим итәсез? Ни өчен сез артистларны шулай идеаллаштырасыз? Аңламыйм. Артистлар сүгенә, эчә, тәмәке тарта алмыйлармыни? Алар шундый ук кешеләр, аларның һөнәре – артист. Алар шулай акча эшлиләр. Мин шок хәлендә. Артистка үзеннән яшьрәк кыз белән очрашырга ярамыймыни? Әллә, киресенчә, өлкәнрәк кыз белән? Исемлек чиксез. Әгәр ул артист икән, димәк, стандартлар буенча яшәргә тиешме? Алар бит робот түгел. Ә аннары сез үзегез дә бу стандартлардан интегәсез. Ринат беркайчан да үзен идеаль артист яки кеше дип әйтмәде. Үзенең тормыш юлы нинди икәнен ул үзе ачыктан-ачык әйтә. Һәм аны нәкъ менә аның чынлыгын кабул итүчеләр тыңлый. Гадирәк булыгыз, – дигән Динара Рәхмәтуллина.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-10/artistka-s-generg-yaryymy-4500710

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле