200 сарык боз астына киткән

Малкайлар икенче ярга чыкмакчы булган.

Башкортстанның, Бөре районының Луч хуторы янындагы Үзәт күлендә 200дән артык сарык бозлы су астына киткән. Алар ныгып җитмәгән боз өстеннән күлнең икенче ярына чыгып барган була. Малкайлар барысы да бер хуҗаныкы. Кешеләрдән беркем дә зыян күрмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлак булган хайваннарны судан чыгару бүгенгә, 16 декабрьгә, планлаштырылган.

Гадәттән тыш хәл булган урынга ведомствоның оператив төркеме һәм Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы вәкиле килгән.

ЧЫНАГАК: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-12-16/200-saryk-boz-astyna-kitk-n-4509590

Бәйле