Миләүшә Шәйхисламова моннан берничә ай элек ашказанын кечерәйткән иде.
Операциядән соң ул танымаслык булып үзгәрде. Блогер 30 килограммнан артык авырлыгын югалтты. Күпләргә бу ошамады, Миләүшәгә төрттереп кенә тордылар. Ул үзе дә күкрәкләре ямьсезләнүгә, битендәге җыерчыклары артуга зарланды. Һәм Миләүшә Шәйхисламова яңадан табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Моның өчен ул Мәскәүгә барган.
«Карагыз әле, дуслар, мин эчеп яткан хатынга охшап калганмын. Битем карчыкныкы кебек. Яшәрү буенча операция ясату көне килеп җитте. Битемне тарттырып куячаклар. Ул Мәскәүдә үтәчәк. Мине менә шундый итеп истә калдырыгыз», – дип сөйли ул клиникага керер алдыннан.
Блогерның операциясе 3,5 сәгать дәвам иткән. Янында операторы булган. Алар бу кадрларның барысын да Миләүшәнең сәхифәсендә күрсәтте.
Миләүшә наркоздан бик озак һәм авыр чыккан. Инде палатага күчергәч тә, ул битенең бик каты авыртуы турында әйтә. Үзенә тагын да көчлерәк авыртуны баса торган уколлар ясауларын сорый.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-12-16/bashkort-hu-abik-se-tagyn-operatsiya-yasatkan-4510543

