Көненә ничә мандарин ашарга ярый?

Көненә өч мандарин гына ашарга киңәш итәләр. Табиблар Яңа ел алдыннан цитруслыларны артык ашау ашказаны җәрәхәтенә китерергә мөмкин, дип белдерделәр.

Shot Проверка-га табиблар сөйләвенчә, мандарин ашау нормасы яшькә бәйле: өч яшькә кадәрге балаларга 2-3 өлеш кенә бирергә мөмкин, өч яшьтән зуррак балаларга — яртысын. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бер мандарин ашарга ярый. Ә менә мәктәп укучыларына һәм өлкәннәргә һич кыенсынмыйча көненә 2-3 мандарин ашарга була.

Әгәр мандаринны артыгын ашасаң, эчәклекнең авыртуын көт тә тор. Моннан тыш, контрольсез ашау гастрит һәм ашказаны җәрәхәт китереп чыгарырга сәләтле. Цитруслыларны көннең беренче яртысында ашарга киңәш ителә.

“Идеаль вакыт – иртәнге яки төшке аштан соң 1,5–2 сәгать узуга, ләкин көндезге 15 сәгатьтән дә соңга калмыйча ашау, чөнки кич белән цитруслылар эчәклекнең бозылуына китерергә мөмкин”, – дип аңлата табиб-диетолог Инна Пичугина.

Яхшы хәбәрләр дә бар: бер мандарин С витаминына тәүлеклек ихтыяҗның 30% тәэмин итә, бу җимешнең сутынңда калий, магний, кальций һәм А витамины бар. Сүз  уңаеннан әйткәндә, соңгысы тире картаюны булдырмый кала һәм коллаген эшләп чыгаруны стимуллаштыра.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/faydaly-ki-shl-r/2025-12-16/k-nen-chne-gen-asharga-yaryy-4508865

Бәйле