Хәрби операция ветераны язмышы: «Аягымдагы артерия өзелде, әмма егетләр ташламады»

Батыр егет – яу күрке, ди халык. Күптән түгел, Ватан геройлары көне алдыннан командировка юлларыбыз Питрәч районының Күн авылына төште. Биредә исә махсус хәрби операция ветераны Илһам абый Әхмәтҗанов белән дә күрешеп алдык. Форсаттан файдаланып, кыска гына әңгәмә кордык.

Ватаныбыз бәйсезлеген яклап дошманга каршы көрәшкән һәр хәрбинең үз тарихы, аны хәрби бәрелешләр барган җирләргә илткән үз юллары һәм тормыш тәҗрибәсе бар… Дошманга каршы көрәшнең алгы сызыгында булганнарны шул тәҗрибә, хәрби туганлыкка әйләнгән чын дуслык һәм анда булып кайтканнан соң тормышка бөтенләй үзгә, икенче төрлегә әйләнгән караш, тыныч гомернең кадерен ныграк аңлау тойгысы берләштерә торгандыр, мөгаен.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Авылыбыздан һәрдаим посылкалар килеп торуы хәрби шартларда ныклы таяныч булды»

Илһам Әхмәтҗанов Күн авылында туып-үскән. Иң башта ул 2009 елда Россия армиясе сафларында хәрби хезмәт үткән: Түбән Новгород өлкәсендә һәр ир-ат өчен Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән. Илһам абыйның яу яланында позывное «Ахмед» булган. Мобилизация белән китеп, Кызыл Лиман юнәлешендә элемтәче (связист) булып, былтырга кадәр хезмәт иткән.

Тыныч тормыштан китеп, яу кырына барып эләккәч катлаулы булдымы?

Ничек әйтим микән?.. Кеше бөтен әйбергә дә өйрәнә ала. Махсус хәрби операциягә киткәнче, Казанда эшли идем. Склад логистикасы тармагында, төягеч водителе (погрузчик) булдым.

Илгә кайгы килгәндә халкыбыз һәрвакыт берләшә. Бөек Ватан сугышы чорында да шулай булуын ишетеп һәм укып беләбез. Хәзерге заманда да күпсанлы волонтерлар штаблары фронтка ярдәм күрсәтә. Ярдәмнең файдасын күрдегезме, посылкалар барып җитәме?

Авылыбыздан һәрдаим посылкалар килеп торуы хәрби шартларда ныклы таяныч булды, көч-куәт биреп торды. Ә алар эчендә күңелгә иң тигәне һәм кадерлесе беләсезме нәрсә? Мәктәп укучыларыннан килгән хатлар. Исемнәрен дә язып җибәрәләр бит әле. Аларны укыгач, кайсы авылдашыңның яки иптәшеңнең баласы икәнен дә белгәч – күңелдә өйдә булып киткән кебек хис туа торган иде. Гуманитар конвойлар килсә, мөмкинлектән чыгып, шәхсән килеп һәрберебез белән күрешеп, сөйләшеп, хәлләребезне белешеп китәләр иде. Нәрсәләргәдер мохтаҗ булуыбызны белдерсәк, шунда ук ярдәм итәләр – табып, әзерләп җибәрәләр. Райондашларга, республика халкына да зур рәхмәт.

Илһам абый авылдашы, МХО ветераны Рәмис Җәләлиев белән авылның волонтерлар штабында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Яраланып кайтсам да, төшенкелеккә бирелергә мөмкинлек бирмәделәр»

Тыныч көнкүрештә еш кына «батырлык» төшенчәсен телгә алабыз. Ә дошман белән көрәшкәндә батырлык ничек һәм нәрсәдә чагылыш таба?

Дөресен әйткәндә, анда батырлык турында уйланырга вакыт та юк. Шулай да хәрби шартларга килеп эләгәсең һәм илеңне һәм халкыңны якларга тиешлегеңне аңлыйсың. Һәр ир-егетнең йөрәгендә ватанпәрвәрлек хисләре бардыр дип саныйм. Ул – илгә, республикага, халыкка һәм гаиләгә карата була. Беренче чиратта – җаваплылык!

Өйдә, авылда сезне зарыгып көтеп торучылар булдымы? Гаилә хәлегезгә тукталыйк әле.

Гаиләм, балаларым көтеп торды. Гаиләм дә, авылдашларым да «син – безнең герой» дип каршылады. Яраланып кайтсам да, төшенкелеккә бирелергә мөмкинлек бирмәделәр.

Сез хезмәт иткән батальонда якташлар бар идеме? Алар белән күрешсәң, аралашсаң – күңелгә бераз булса да рәхәт булып киткәндер…

Бар инде, әлбәттә. Хәтта якташың булмаса да, үзара ярдәмләшү көчле, чөнки туганлашып бетәсең. Максатлар уртак – бөтенебез дә тизрәк җиңүне тели! Русча әйткәндә, «боевое братство» дигән төшенчә бар. Һәм бу – купшы сүзләр түгел, ә гамәл белән расланылучы әйтем. Әле яраланып кайткач та, фронттагы хәрби иптәшләр белән элемтәдә торабыз.

Фото: © «Татар-информ»

«Әти кайчан кайтыр, дип балаларым көтә»

Ничек яраландыгыз?

Дошман тарафыннан оештырылган артиллерия атышына юлыктым. Аяктагы артерия өзелде, һәм яндагы егетләр беренче медицина ярдәмен дөрес күрсәткәнгә күрә, исән калу бәхетенә ирешкәнмен. Урында ук системалар куйдылар. Яу кырына киткәнче медик булып эшләгән бер Татарстан егетенең тырышлыгы зур булган ул вакытта, аның ярдәме белән туган якка әйләнеп кайта алдым да инде. Башка малайлар да: «Ахмед», без сине ташламыйбыз!» – дип тордылар.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Яралангач та, авыр булдымы?

Беренче чиратта, һушка килгәч тә, «мин исән» дип, өйгә шалтыраттым… Ләкин, шулай да, әле ныклап һушка килгәнче, күпмедер вакыт аралыгы үтте. Аннары саулыгың чамалы булса да, ничек тә тернәкләнергә кирәклеген аңлыйсың. Син – гаиләң өчен мөһим, балаларың «әти кайчан кайтыр» дип көтә. Хәзерге көнгә ел ярым реабилитация уздым. Шулай да, операцияләр ясату кирәк әле. 7 операция ясаттым инде.

Сезнең позывной фамилиягездән алынып бирелгәндер, мөгаен. Ә, гомумән, позывнойлар ничек бирелә?

Күп кенә хәрбиләргә фамилияләренә, аннары авыл җирендәге кушаматларына карап та бирелә. Үзләренең авыллары яисә һөнәрләре исемен дә позывной итеп алучылар бар.

Сәламәтлегегезгә аяусыз дошманнан зыян килсә дә, фронттагыларга ярдәм итәсез. Ничек волонтер булып киттегез?

Анда ярдәм бик кирәк. Укучылардан килгән һәр хат, балалар ясаган рәсемнәр, хәтта гуманитар ярдәм тутырылган тартма тышындагы «Питрәч» дигән язу да солдатларга көч бирә. Бу – хәрби иптәшләремә үзләре турында туган якта һәрвакыт хәтердә икәнлекләрен аңлата һәм көткәннәрен күрсәтә. Үземне бу эшкә дустым Эмиль Рәхмәтуллин җәлеп итте. Волонтер булуның да катлаулы яклары шактый (елмая). Бер көнне маскировка челтәрен үреп караган идем, кулларга, беләкләргә көч килде, авырта башладылар. Шуннан уйлыйм, ә әбиләр ничек үрә микән соң моны…

«Авылдашлар, гаиләм бик сагындыра иде»

Киләчәккә уй-ниятләрегез нинди?

– Аллаһ боерса, исән-имин булып, җиңүгәчә фронтка тылдан булса да ярдәм итеп торырга. Тыныч тормышның кадерен белергә кирәк!

Якташларга нинди теләкләрегез?

Һәрберсенә исәнлек-саулык телим. Иминлектә күрешүләр язсын. Фронтта булган чакта авылдашлар, гаиләм бик сагындыра иде. Барысы да сау-сәламәт булсыннар. Тиздән бу көрәшне җиңү белән тәмамлап, һәр хәрбигә туган якларга, якыннары янына кайтырга язсын.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Изге уй-ниятләр тормышка ашсын!

Илһам абый белән сөйләшеп алгач, аның тормышны шулкадәр нык яратуына инандым. Беркайчан да югалып калмый, алга карап атлый торган ир-атлардан ул. Аның дөнья көтәргә тырышып яшәвен күргәч, без әле тормышның кадерен тиешенчә бәяләмибез, дип тә уйлап куйдым. Бик күпләргә үрнәк ул. Сәламәтлеген югалтса да, беркайчан да үткәненә үкенми, илебезнең киләчәге өчен борчылып тора. Кызыксына, иптәшләре белән аралаша, аларга ярдәм итә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/xarbi-operaciya-veterany-yazmysy-ayagymdagy-arteriya-ozelde-amma-egetlar-taslamady-5877018

Бәйле