Танылган Дәниф Шәрәфетдинов кайчан күрми башлый?

«Иң рәхәте – авыл җирендә концерт кую»

-Актанышка кайтып йөрисезме?

-Бик еш кайтып булмый, умырткалык селкенгәнне бик яратып бетерми. Озак юлларда йөри алмыйм. Бер көн юлда булсам, ике көн ятып кына торырга кирәк. Ә болай авылда әнием ялгызы тора. Әткәйнең безнең арадан китүенә 13 ел булды. Әнинең күзләре күреп бетерми, апамнар атна саен кайтып йөри.

-Әниегезгә хәзер ничә яшь инде?

-85 тулды быел, юбилей. Апрельдә миңа да 50 тулды, насыйп иткәч.

-Гафу… Дөнья кайчан караңгылана башлады, Дәниф абый?

-2019 елда күзләрем томалана башлады. Хастаханәләр бусагасын күп таптадык. Әз булса да яктылык күрәм мин. Дөм караңгы түгел, Аллаһка шөкер. Операцияләр ясаткач, әз-мәз булса да күрү сәләтемне табиблар коткарып кала алды.

Фото: © «Татар-информ», Алинә Айдарова

-Кызганыч…

-Кызганыч, дип инде… Башта кыенрак булды, түздем, тырмаштым. Иң авыры Зәринәнең (Дәниф абыйның хатыны – авт.) иңнәренә төште. Берничә атнага дөнья беткәндәй булды. Кире яшәргә өйрәнергә, төшенкелектән кире күтәрелергә җиңелләрдән булмады. Икәү бергә булгач, анысын да җиңдек, ияләштек.

-Батырлык туйдан соң кирәк, диләр шул.

-Аны (хатынын- авт.), киткән, дип сөйләүчеләр дә булды бугай. Берни аңламыйча гайбәт саталар. Сүз булсын дип сөйлиләрдер. Җырлый башлаганнан бирле ни генә ишетмәдем. Туктамыйча эчә икән, наркоман икән, ничәнче хатынын алыштырган икән, диделәр… Тора-бара, бу сүзләргә игътибар итмәскә өйрәндем.

-Мәхәббәт бар!

-Әлбәттә, шулай ук бер-береңне хөрмәт итү бар. Балалар да бар бит: бер кыз, бер малай. Без аларга үрнәк булырга тырышабыз. Үз парыңны хөрмәт итәргә кирәк икәнен аңлата алдык бугай.

-Кызыгыз кияүгә чыкты, дип беләм. Ничек соң кияү-балакай?

-Диана кызым ирен миңа охшатыбрак сайлаган. Кияү тыныч, йомшак, әмма үз сүзен дә әйтә ала. Кияү ярата кызымны – шунысы мөһим. Кызым да күңеле кушканча кияүгә чыкты. Диананы өрмәгән җиргә дә утыртмый үстердек. Никахларында күз яшьләрем дә күренде. Сөенечтән елауның бернәрсәсе юк аның.

-Улыгыз Динар сезнең юлыгызны дәвам итә. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Горурланасызмы?

-Горурлыгым да бар инде, әйе. Таләпчән дә үзем. Ул кайткач, озаклап сөйләшәбез. Үсеше бар, үз кыйбласын югалтмасын. Репертуар сайлаганда, бик кысылмыйм. Үзе сайлый, репертуарын үзе туплый. Әмма, вакыт бара-бара: «Әти, менә син, шушы җырга алын, дип әйткән идең шул, их, менә кирәге чыкты», – дигәне дә бар. Сәнгать өлкәсендә үз урынын тапсын гына, дидем. Өметләре акланмыйча, күңеле кырылмасын, дип теләдем.

-Гел шулай таләпчән булдыгызмы, балалар үскәндә, йомшаграк буласым калган, дигәнегез юкмы?

-Балалар үскәндә, ешрак өйдә булырга кирәк булган, дип уйлыйм. Балачакларын сагынам. Гастрольләрдә йөреп, үскәннәрен сизми дә калдым. Әти кешенең авторитет булуы-булмавы хатын-кыздан тора. Зәринә балаларга гаиләдә минем баш булуымны аңлата алды.

-Сәхнә тормышында нәрсә ошамый иде сезгә? Ник Динарның «күңеле кырылырга» мөмкин?

-Икейөзлелек, апаем. Алабуга сәнгать училищесында (хәзер мәдәният һәм сәнгать көллияте – авт.) укыганда, мөгаллимнәрнең һәр сүзен сеңдереп бардым. Безне тамашачыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Сәхнә теле чиста булырга тиеш. Әдәплелек кирәк.

-Артистларга зал җыю җиңел түгел.

-Кассага гына эшләп, зал тутырган бер генә артистны да белмим. Андыйларның булганына ышанмыйм. 2015 елда үзем дә Чаллыда концерт өчен 1 көн алган идем. 10 көн билетлар буенча чабулап йөргәч, кан басымым күтәрелде, арыдым. Концертны үткәрмәскә булдым. Иң рәхәте – авыл җирендә концерт кую.

-Артистлар арасында тамашачыга еш «син» дип эндәшүчеләр бар.

-1995 елда Мәскәүдә Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Виталий Агаповлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килде. Март ае иде ул. Миңа 20 яшь. «Хөрмәтле дуслар», – дип эндәштем шунда. Сәхнә артында йөргән бер ханым, кем икәнен генә төгәл хәтерләмим, миңа: «Чыннан да залда дусларың утырамы?» – диде. Шуннан соң шушы ялгышымны кылганым булмады. Бары тик «хөрмәтле тамашачылар»! Барысы да тәрбиядән килә. Соңгы елларда, билне бөгеп: «Алдыгызда тезләнеп баш иям», – дия идем.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

-Бүген кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?

-Даими рәвештә тыңлаган артистларым юк, ә хөрмәт иткән артистларым бар. Газинур Фарухшин, Рөстәм Закиров, Азат Тимершәех, мәсәлән. Мин үз гомеремдә, тамашачы буларак, 5 концертка бардым бугай. Азат Тимершәехнең 3 концертына, тагын Зәйнәб Фәрхетдинованыкына һәм Хәния Фәрхинекенә. Бетте.

Яшьләргә килгәндә… Җәләлиевларны тыңлыйм. Төгәл, җиренә җиткереп башкаралар. Дуэт ничек башкарылырга тиеш, дисәгез, алардан өйрәнергә кирәк. Зөлфирә Шәйдуллинаның Хәния апаның җырын башкарганын күрдем. Күрмәдем инде, ишеттем генә, мин күрмим бит. Чын күңеленнән җырлады. Гөлназ Закирова, Алия Карачурина тагын. Алиягә күз генә тимәсен, дим. Аларны үстерергә кирәк!

«Ул горурлыгың белән кая барасың?!»

-Зәринә апа белән никахлашканчы озак йөрдегезме?

-О-о-о, безнең тарих роман язарлык… 1993 елда таныштык, аннан 1994 елда талаштык. Элеккеге йөргән егете белән күрдем дә көнләштем, ышанмадым. 1996 елда, аны Азнакайдан эзләп табып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым.

-Еллар үтсә дә, Зәринә апаны онытмадыгызмы?

-Онытырлык түгел иде шул, төшләргә керә башлады. Аңа күпләр күз төшереп йөргән иде ул вакытта. Азнакайда 2 генә матур кеше бар анда: берсе – минем матурым, икенчесе – Зәйнәб Фәрхетдинова, дип көлешә идек.

-Үзегезнең «поклонница»ларыгыз бар идеме?

-Булдылар инде… Кыенсына идем никтер. Менә мин танылган, менә минем арттан кызлар йөри, дип масаймадым.

-Һаман да хатыныгызга «матурым» дип эндәшәсезме?

-Ике елдан бергә булуыбызга 30 ел булса да, әле дә «матурым» дип эндәшәм. Әйткәләшкән чаклар да була инде. Әле менә син килер алдыннан гына сүзгә килеп алдык. Мин шаярам да, ул аңлап бетерми. Гафу үтенә алам мин, горур түгел. Ул горурлыгың белән кая барасың?! Бер-береңне хөрмәт итү кирәк, тормыш сынауларына каршы торырлык итеп яшәргә кирәк.

-Соңгы соравымны ничегрәк итеп, бирим микән… Авырлыклар килсә дә, кеше яраклаша, әйеме?

-Башта, мәсәлән, Зәринә эшкә киткәч, үземә чәй ясый алмый идем. Тора-бара, өйрәндем. Авырлыклар килсә дә, дөнья бетми. Башыңны аска имичә, яшәргә кирәк. Әни: «Кеше арасында бул, яшәрә тырыш», – ди. Әни өчен, гаиләм өчен яшим. Башкача ярамый да.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/danif-sarafetdinov-belan-eksklyuziv-iat-maxabbat-gaila-synaular-ham-yrcylar-turynda-5877190

Бәйле