«Хозур дин турында» телеграм-каналында хәләл булмаган ризыкны нишләтергә икәнен аңлаталар.
«Берничә кешедән: «Ә карминлы, желатинлы ризык алган булсак нишләргә?» – дигән соару килде. Дөрестән дә, кайвакыт харам ризыклар кулга килеп эләгергә мөмкин. Мисал өчен, кеше тыелган азык-төлекне, составында хәрам барлыгын күрмичә, кибеттән алырга яки кунаклар алып килергә мөмкин.
Мондый ризыкны кешеләргә яки хайваннарга ашатырга ярамый.
Игътибар итегез, аларны фарызларны үтәмәүче мөселманнарга да, мөселман булмаганнарга да бирергә ярамый.
Хәтта кешенең үзе мондый ризык сатып алуын яки ашавын белсәгез дә, сез аңа харам ризык бирергә тиеш түгелсез.
Тыелган ризыкны ташларга кирәк.
Бу – исраф булачак, дип борчылмагыз, чөнки исраф харам әйбергә карамый, «исраф» төшенчәсе хәләл әйберләргә карата гына кулланыла.
«Хәләл» билгесе булган ризыкларны алу сезне мондый очраклардан саклый ала, андый билгесе булмаган азык-төлекне алганда, һәр нәрсәнең составын җентекләп тикшерергә кирәк», – диелә җавапта.
«Хозур дин турында» телеграм-каналы ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

