Чулпан Йосыпова гаиләсендә зур кайгы

Җырчы Чулпан Йосыпова гаиләсенә хәсрәт килгән. Аның якын туганы – өчтуган абыйсы юл фаҗигасендә һәлак булган.

Юл һәлакәте Казанның Җиңү проспектында булган. Volkswagen Polo автомобиле йөртүчесе башта реклама тактасына килеп бәрелгән, ә аннары 47 яшьлек ир-атны бәрдергән. Шуннан соң бу машина туктап торган Opel һәм Kia автомобильләре ягына чыгып очкан.

Кызганычка, фаҗига корбаны Чулпан Йосыпованың якын кешесе булып чыккан.

«Көн авыр хәбәрләрдән башланды, өчтуган абый китеп барды… Казанда «КамАЗ»да эшли иде. Кар чистарткан вакытта машинасыннан төшкән дә, бәрдереп тә киткәннәр. Ике кечкенә баласы калды. Берсе мәктәпкә йөри генә башлаган иде әле, икенчесе – балалар бакчасында. Тыныч йокла, абый», – дип сөйләде бу хакта сторисларында җырчы.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/culpan-iosypova-gailasenda-zur-kaigy-5877285

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле