Җырчы Гүзәл һәм Илназ Баһлар гаиләсе социаль челтәрләрдә сөенечләре белән уртаклашты.
«Яна ел алдыннан шундый шатлыклы хәбәребез белән бүлешәсе килә.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев безгә, иң иҗади гаилә буларак, гармуннар бүләк итте.
Безнең иҗатыбызга күрcәткән игътибар өчен Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәт. Бу – Камил өчен аеруча сөенечле вакыйга. Канатландыра, үсәргә этәргеч бирә торган бүләк!» – дип язган Гүзәл бу хакта шәхси сәхифәсендә.
«Булдырасыз, бик уңган гаилә. Балаларыгыз, сөбханаллаһ, күз тимәсен. Алга таба да көтмәгән җирдән Аллаһы Тәгаләбез үзенең бүләкләрен җибәреп торсын», – дип яза, соклану белдереп, гаиләнең дуслары.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/guzal-ham-ilnaz-bah-satlykly-xabarebez-belan-bulesase-kila-5877319
–
–

