Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа вафат булды. Хәния Фәрхинең энесе Нурисламның кызы, җырчы Миләүшә Гыйлемханова социаль челтәрләрдә әбисенең вафатын кабул итә алмавы турында яза. Аның белән төшкән фотосурәтләрен куя, җылы хатирәләр белән бүлешә.
«Кайтып күрми ышанмыйм… Тыныч йокла, картыем. Сине каршы алганнардыр инде кадерлеләрең, алтыныбыз. Оҗмах түрләрендә бул.
Тимергали, Нурислам абыйларым, Җәмгыя апа, Хәния апа, бабам Фәрхелислам, әбием Фәния… Сез очраштыгыз бит бүген.
Син бит әле генә, яулыгыңны бәйләп, догаларыңны укып озатып кала идең безне, картый», – дип яза ул.
Фәния апаның туган ягы – Башкортстанның Тәтешле районы, Салаюа авылында җирләделәр.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/xaniya-farxinen-anise-turynda-onygy-kaityp-kurmi-ysanmyim-kartyem-5877355 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

