Файдага булсын!
1. Сөт саласы савытка бер генә чеметем тоз салыгыз: бу очракта сөтегез ачып чыкмаячак, гомумән, ул озаграк сакланачак.
2. Ә бу киңәш – бәрәңге яратучыларга. Бүген кичкә бәрәңге изеп пешерергә җыенасызмы? Ике алманы турагыз, өстенә лимон согы сибегез һәм томалап, сыер маенда пешереп алыгыз. Ә аннан сөт белән бергә изгән бәрәңгегә кушыгыз. Бәрәңгегә бөтенләй көтелмәгән тәм керер!
3. Балыкның свежиймы-түгелме икәнен белү өчен аны салкын су салынган савытка салып карагыз. Әгәр ул төпкә төшеп ята икән, димәк, балык, свежий – курыкмыйча ашарга була. Ә инде күптән тотылган икән – балык өскә калкачак.
4. Әгәр балыкка серкә (уксус) сөртеп берничә минут тотсагыз, аны чистартырга җиңелрәк булачак.
5. Сөтне кайнатыр алдыннан савыт читенә сыер мае сөртсәгез, сөт кайнап ташымаячак.
6. Итне томалап пешергәндә аңа 1-2 тамчы гына серкә (уксус) кушсаң, ит йомшаграк булып пешәчәк.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-12-28/hu-abik-l-rg-6-ki-sh-4523120

