Саматны яшен сугып үтергән көнне авылда тетрәнмәгән беркем дә калмагандыр… Ул электрик булып эшли иде, кулыннан килмәгән эше юк, авылда ут сүнсә – Саматны чакыралар, суыткыч эшләмәсә дә, насос ватылса да – барысына да ул йөгереп җитә. Яшь иде әле, көчле, тынгысыз, 5 бала атасы. Әмма язмыш аңа бик кыска гомер язган.
Ул көнне күк йөзе иртәннән үк болытлы иде. Болытлар түбән эленеп торды, һавада ниндидер шомлы тынлык сизелде. Самат исә: «Бераз балык тотып кайтыйм, балаларга тәмле итеп кыздырып ашатырмын», – дип, су буена төшеп китте. Яшенле көндә су янында йөрү куркыныч икәнен белә иде ул, ләкин язмыштан узмыш юк. Күк күкрәде, яшен ярсып ялтырады да бер мизгелдә Саматны алып китте. Аны коткарып булмады.
Гөлфия шул мизгелдән башлап бөтенләй башка кешегә әйләнде. 36 яшьлек хатын 5 бала белән тол калды. 3 улы, 2 кызы – барысы да кечкенә, барысы да әти кулына, әти сүзенә мохтаҗ чак. Ул төнне Гөлфия күз яшен дә түкмәде диярлек. Балаларын кочаклап утырды да эчтән генә: «Ярый, Самат, мин түзәрмен, балаларны кеше итәрмен», – дип ант итте.
Иртәгәсен үк тормыш аны аякка бастырды. Ашарга кирәк, киенергә кирәк, укырга кирәк. Гөлфия теплицада эшли иде. Таң белән чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайта. Куллары, биле сызлады, күзләрендә ару гына түгел, тирән сагыш та уелып калды. Әмма ул зарланмады. Балалар каршында көчле булырга тырышты.
Өйдә тормыш иртә үк балалар җилкәсенә төште. Олы улы энеләрен мәктәпкә озата, кызлар өй җыештыра, ашарга пешерә. Алар бер-берсен карап үсте. Әтиләре урынын беркем дә тутыра алмады, әмма әниләре аларга терәк булды. Кайчак төнлә генә, барысы да йоклагач, Гөлфия ишек артында елап ала иде. Иртәгәсен исә тагын елмаеп эшкә китә.
Еллар узды. Балалар үсте, таралышты. Кемдер шәһәргә укырга китте, кемдер авылда калды. Өч улы да кулыннан эш килгән, җаваплы ир-ат булып үсте, кызлары – тыйнак, сабыр, кешегә ярдәмчел хатын-кызлар булды. Алар һәрвакыт: «Әниебез безне кеше итте», – дип әйтәләр.
Хәзер Гөлфия олыгайды инде, юбилейга әзерләнә. Өе тулы кеше: балалары, киленнәре, кияүләре, оныклары. Өстәл тулы ризык, өй тулы көлү. Стенада Саматның фотосы эленеп тора. Гөлфия аңа карап, эчтән генә: «Күрәсеңме, без түздек, без булдыра алдык», – ди.
Юбилей кичендә балалар әниләрен уратып ала. Кемдер чәчләрен сыйпый, кемдер кулын тота. Аларның һәркайсының күзендә – рәхмәт, хөрмәт, мәхәббәт. Гөлфия исә, күз яшьләрен тыеп, елмая. Аның тормышы җиңел булмады, ләкин ул сынмады. Ул 5 баласын да кеше итте, аларга җан җылысын, сабырлыкны, хезмәткә мәхәббәтне өйрәтте.
Саматның гомере кыска булды, әмма аның эзе тирән калды. Ә Гөлфия – чын мәгънәсендә батыр хатын. Тормыш аны сыный-сыный чыныктырды, ә ул һәр сынауны сабырлык белән узды. Хәзер аның янында балалары, оныклары һәм иң мөһиме – күңелендә тынычлык бар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/iremne-yasen-sukkac-5-bala-belan-tol-kaldym-5877245

