Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә күпфатирлы йорттагы фатирда 6 кеше, шул исәптән 2 бала мәете табылган. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
12 гыйнварында Балаково шәһәренең Академик Жук урамында урнашкан йортларның берсендәге фатирда 6 кешенең мәете табылган. Алар арасында 45 яшьлек хатын-кыз, 50 яшьлек ир-ат һәм аларның ике улы – 9 һәм 4 яшьлек малайлар бар. Калган 2 кешенең шәхесе ачыклана.
Тикшерүчеләрнең фаразлавынча, үлем сәбәбе сөрем газы белән агулану булырга мөмкин. Фатир ишеген Саратов өлкәсе коткару хезмәте хезмәткәрләренә ватып ачарга туры килгән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗига урынын карый, шаһитлардан сорау ала, кирәкле экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://t.me/su_skr64/10483

