Әнвәр Нургалиев гаиләсендә чираттагы кайгы…

Җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсендә чираттагы югалту.

«2021 елның 17 гыйнварында минем әтием китеп барган иде. Бүген Дианабызның әтисе, кадерле Рәшит җизнәбез дә вафат булды. Авыр туфрагың җиңел булсын, җизнәм», – дип яза җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Әнвәр Нургалиевның апасы һәм җизнәсенең кызлары Диана моннан 2 ел элек юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Диананың 2 улын һәм кызын әбисе белән бабасы тәрбияләде. Инде сабыйлар күңелен яралап, яраткан бабайлары да китеп барган.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-gailasenda-cirattagy-kaigy-5877743

Бәйле