2026 елда Рамазан өчен фитыр, фидия һәм нисаб күләмен, гает уздыру тәртибен билгеләделәр

18 февральдә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде.

Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.

Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2026 елның 19 февралендә (пәнҗешәмбе) тотыла башлый.

Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла.

Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Кадер кичәсе – 16 мартта.

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19 мартта. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына (җомга) туры килә.

Татарстан шәһәрләре өчен:

  • 6.30 сәгатьтә – Коръән уку,
  • 7.00 сәгатьтә – вәгазь,
  • 7:30 сәгатьтә – гает намазы.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать вакыт узгач уку тәкъдим ителә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/2026-elda-ramazan-ocen-fityr-fidiya-ham-nisab-kulamen-gaet-uzdyru-tartiben-bilgeladelar-5877782

Бәйле