Көчле суыкларны ничек җиңел үткәрергә?

-- Лейла

Табиблар кинәт башланган салкыннар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә.

Республикада көннәр бик салкын тора, кайбер районнарда һава температурасы 38-40 градуска кадәр җитте. Табиблар кинәт башланган салкыннар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә. Организм әле өйрәнеп өлгермәгән була. Салкын һава кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә дә мөмкин. Көчле суыклар вакытында колит, бронхит, ангина, гайморит кебек хроник авырулар көчәя.
Салкынга аллергия дә башланырга мөмкин. Ул, гадәттә, температура ун градустан түбәнрәк булганда барлыкка килә.
Шулай ук, көчле салкыннар вакытында стенокардия һәм инфаркт куркынычы арта.
Салкыннарны җиңел үткәрү өчен табиблар сөтле кайнар кофе эчәргә, шулай ук ит һәм банан күбрәк ашарга киңәш итә. Бу ризыклар ашказанында озаграк эшкәртелә. Суык көннәрдә итле шулпа ашау файдалы. Бу организмда май күләмен арттырырга, димәк, җылылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2026-01-26/k-chle-suyklarny-nichek-i-el-tk-rerg-4550555

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле