“Кызым тормышымнан юкка чыксын иде!..”

“Болай дип әйтү дөрес түгелдер, әмма миңа бик авыр”.

“Кызым мәктәптә начар укыды, ялкау һәм җавапсыз булды. Югары уку йортына кереп тормады, үзеннән 6 яшькә олырак егеткә кияүгә чыкты. Яшьләргә яшәргә урын юк иде. Кызым эшләмәде, кияүнең исә эш хакы кечкенә булды. Һәм, әлбәттә, алар миндә яши башлады.

Бик тиз беренче оныгым туды. Бөтен чыгымнар миңа төште. Аннары әнием авырый башлады, мин аны үземә яшәргә китердем. Шул чакта икенче оныгым да дөньяга аваз салды. Ике бала, авыру әни һәм кияү белән кыз… Барысы да миндә. Мин өстәмә эш алдым, кичләрен подъездлар юа башладым. Булдыра алганча барысын да үзем тарттым. Әнине дә дәваладым, оныкларымны да ким-хур итмәдем. Кызым һаман эшләмәде, дөрес, балаларны яхшы тәрбияли иде. Көн буена алар белән булды. Билгеле, бу хәлләр кызымның гаилә тормышында да үз ролен уйнады, алар көн саен талаша башлады. Бу безнең барыбызны да бик алҗыта иде.

Без әни белән аның өенә авылга күчтек, ләкин акча җибәрүемне дәвам иттем. Кызым өченчесен тапты, мин моны һич тә көтмәгән идем. Мин инде оныкларга яратып түгел, ачу белән карадым. Нигә шулкадәр бала табарга соң?

Әни савыкты да туруннарына булышырга шәһәргә килде. Мин күбрәк акча эшләү өчен икенче эшкә урнаштым. Күпмедер вакыттан соң дүртенче оныгым да туды. Акча белән авыр булды. Беркөн кызым безгә җиңелрәк булсын өчен кредит алган һәм безнең фатирны залогка бирүе турында хәбәр итте. Тораксыз калмас өчен әнинең йортын сатарга һәм кредитны түләргә туры килде. Шул вакытта ул безгә бишенче бала белән йөкле булуын хәбәр итте. Кияү, бу хәлләргә түзә алмыйча, аны балалары белән миндә калдырып, әти-әнисе янына кайтып китте. Болар барысы да һаман миндә калды.

Бәлки, оныкларым турында шулай сөйләү яхшы да түгелдер, әмма мин аларны күрергә дә теләмим. Бер генә теләк: кызым гаиләсе белән минем тормышымнан юкка чыксын иде!..”

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-02-16/kyzym-tormyshymnan-yukka-chyksyn-ide-4579897

Бәйле