“Үземне бәхетле дип саный алам, әмма…
21 яшемдә ирем белән никах укыттык. Аның гаиләсе барлыгын белә идем. Моңа кадәр дә үземнән 10 яшькә өлкән һәм хатыны булган ир белән очрашып йөрдем. Бик авыр булды миңа аны оныту. Тик аның гаиләсенә кагыласым, балаларыннан әтиләрен аласым килмәде. Шушы аерылышу газапларында янганда әлеге ирем белән таныштым. Ул чит төбәктән безгә эшкә килгән булган, хәзер инде бөтенләйгә монда калган. Тәүдә аның гаиләсе барлыгын белми идем. Соңрак аңладым.
Без өйләнешкәндә ул хатыны белән 3 ел яшәгән иде инде. Гаиләсен дә бирегә күчерде. Ул – бик бай кеше. Хатыны – гадәти авыл кызы. Никахтан соң озак та үтмәде, улыбыз туды. Аннары кыз балага да гомер бирдек. Хәзер аның беренче гаиләсендә дә ике кызы тәрбияләнә.
Ирем эштән туктавымны таләп итте. Мин хәзер өйдә балалар белән. Ул безне тулысынча тәэмин итә. Минем үземне бәхетле санарга тулы хокукым бар. Әмма вакытны кире кайтарып булса, бу адымга бармас идем. Кызыма да мондый язмыш теләмим. Карьера эшләп, үзенә генә насыйп ярга кияүгә чыксын иде ул…”
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-02-26/hatyny-barlygyn-bels-m-d-a-a-kiya-g-chyktym-4593725

