Бервакыт “Башкорт хуҗабикәсе” Истанбул аэропортында тоткарланып калган: чик сакчылары аңардан бер сәгать буе сорау алган, чөнки ул паспортында үзенә охшамаган… Миләүшә Шәйхлисламова ябыгудан соң очрашкан кыенлыклар турында сөйләде.
Аңа паспортын алыштырырга туры килгән, чөнки анда фотография аңа охшамый башлаган. Хәзер Миләүшә үзенә 16 яшь дип шаярта.
Былтыр мартта ул ашказанын кистерде, шул рәвешле артык авырлыгы булган кешеләргә тиз ябыгырга ярдәм итәләр. Блогершаның үзе әйтүенчә, ул 53 килограмм ташлаган.
Бервакыт Истанбул аэропортында тоткарланып калган — чик сакчылары аңардан бер сәгать буе сорау алганнар, чөнки ул паспортта үзенә охшамаган.
“Мин бит ябыктым, биткә пластика ясадым. Шуның аркасында мине аэропортта даими рәвештә таможняда тоткарладылар. Барысы да тикшерде, барлык документларны, видео, выписка күрсәтергә мәҗбүр иттеләр, ни өчен ябыктым, ни өчен ашказанымны кистердем. “Үзегезнең юан булган видеоларыгызны, ябыгу вакытыгызны, фотоларыгызны күрсәтегез“, – диләр. Күз алдына китерәсезме? Менә шулай мәҗбүр иттеләр. Шуның аркасында паспортны алыштырырга туры килде”, – ди блогер.
“Бу ябыгу аркасында шулкадәр проблемалар туды! Үзгәрешләр — тышкы кыяфәт турында гына түгел, эчке халәт турында да”. Ә мин сезнең “Башкорт хуҗабикәсе” булып калам. Әлегә кадәр мин үземне нигәдер пухляшка кебек хис итәм”, – ди Миләүшә.
Хәзер яңа паспорт алгач, миңа 16 яшь, дип шаярта, мине танып булмый, бөтенләй башка кешегә әверелдем, ди. Ул язылучылары үзен ябык килеш кабул итәрләрме дип хафаланган. Дөрес хафаланган. Күпләр, чыннан да, Миләүшәнең тулырак чагын ярата. Ә сез кайсы чагын яратасыз?
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/news/raznoe/2026-03-06/53-kilogrammga-yabyktym-4604292

