Алия Төхвәтуллина гаиләсендә кайгы

Җырчы Алия Төхвәтуллина-Карачурина гаиләсе кайгы кичерә. Аның әбисе вафат булган.

-Кичә төнлә арабыздан безнең яраткан нәнәебез китеп барды. Аңа 95 яшь иде. Моннан нәкъ 11 ел элек, шулай ук 8 март көнне карт әтиебез вафат булган иде. Әтиемнең әнисе. Урыннары оҗмахта булсын», – дип хәбәр итә бу хакта Алия үзенең телеграм каналында.

Язылучылары Алиянең кайгысын уртаклаша.

«Кайгыгызны уртаклашам, Алия! Бик матур әби булган»;

«Авыр туфрагы җиңел, урыннары оҗмахта булсын»;

«Изге Рамазан айларында китеп барган, һичшиксез урыннары җәннәттә булачак», – дип язалар аңа.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/aliya-toxvatullina-gailasenda-kaigy-5878506

Бәйле