Махсус хәрби операция зонасында «Ахмат» махсус отряды хирургы, Казан табибы Александр Потанин һәлак. Аның позывное Кадуцей булган. Бу хакта «Ахмат» махсус отрядының медицина хезмәте Телеграм-каналында хәбәр иттеләр. Билгеләп үтелгәнчә, табиб 8 мартта һәлак булган.
Табиб һәлак булу турында журналист Анастасия Кашеварова да хәбәр итте. Ул үзенең Телеграм-каналында Александр Потанинның махсус операция зонасында яраланган ирен коткаруын язган.
«Грозный-информ» мәгълүматлары буенча, контракт төзегәннән соң Потанин башта ЧВК «Вагнер» сафларында хезмәт иткән. Соңрак ул эшләгән медицина төркеме «Ахмат» махсус отрядына кушылган. Алгы сызыкта Александр Потанин табиб буларак төп бурычын — кешеләрнең гомерен саклап калуны дәвам иткән.
Александр Потанин 1999 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Ул 30 еллап гомерен медицина өлкәсенә багышлаган: Казанда онколог һәм торакаль хирург булып эшләгән, шул исәптән Республика онкология диспансерында да. РКОДтан соң Потанин шәхси клиникада эшләгән, аннары махсус хәрби операциягә киткә.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/vrac-onkolog-iz-kazani-aleksandr-potanin-pogib-v-zone-svo-6019996

