— Ел эшлекле сәфәрләрдән башланды. Башта алты көн Таҗикстанда булдык. Аннары эш буенча дүрт көн Сочида йөреп кайттык. Февраль азагында гаиләбез һәм дуслар белән Кытайга җиде көнлек сәяхәт оештырдык. Балалар җәен – лагерьда, ел әйләнәсе – тренировкада, шуңа хәзер барырга уйладык. Кыен булыр, дип, Зифабызны алмадык. Ул әни һәм сеңлем белән калды.
Кытай бик матур. Халкының тырышлыгына шаккатып йөрдек. Диңгезе шәп, пляжы комлы. Ризыгына гына озаграк ияләштек. Яңа өлгергән ананас, папайялар белән сыйландык. Әле алда эшлекле сәяхәтләр көтә. Исән-имин йөрергә язсын! – ди Алсу Фазлыева.
Барыбызга да имин юллар булсын!
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-03-16/kytaydan-kayttyk-4615393
–
–

