Юлъякшиннар гаиләсе ишәйгән

Башкортстанның халык артисты Элвин Грейның хатыны Инзилә шатлыклы яңалык белән уртаклаша.

Бу матур пар күпләр өчен – “күз өстендә каш”. Социаль челтәрдә алар белән сәяхәт итәбез, матур фотоларын “лаеклыйбыз”.

Бу фотоны да аларның язылучылары бик яратып кабул иткән.

Ә анда шотланд токымлы песи! Матур үзе. Исеме – Ай.

Яшь гаилә ишәеп торсын шулай, пар канатлы булсын бу мәхәббәтле затлар!

Юлъякшиннар гаиләсе ишәйгән

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-03-23/yul-yakshinnar-gail-se-ish-yg-n-4623343

Бәйле