Җырчы Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә шатлыклы яңалык

Җырчы Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә зур вакыйга – кичә алар өч балалы әти-әни булдылар. Әлеге иҗади гаиләдә тагын бер кыз бала дөньяга аваз салды. Без, Гөлназ белән элемтәгә чыгып, аны тагын бер тапкыр әни булуы белән котладык.

-Мин Асылбикә белән Минтимерне вакытыннан бераз гына алдарак тапкан идем. ПДР 26 мартка билгеләнгән иде, тик үзем өченчесен дә шулай алданрак табармын дип уйлап йөрдем. Шуның өстенә: «Бала зур, табу җиңел булсын өчен озак йөрмәскә тырыш», – дип тә әйттеләр. Ләкин бу синнән генә торса икән (көлә). Мин соңгы көнгәчә актив тормыш рәвеше алып бардым. Бер җирем дә авыртмады. Бары тик, шактый авырлык җыйганга, аякларыма төшә иде. Шулай ук ерак юлларга чыгарга җөрьәт итмәдем, чөнки өченче бала бик тиз туарга мөмкин, дип ышандырдылар.

Ләкин бу бер дә алай булып чыкмады. 23 март көнне тулгагым башлануын тоюга табибыма яздым. Бәби тудыру йортына бару белән үк ул мине калдырачагын әйтте. Ике баламны да дүрт сәгать эчендә тапкач, өченчесе дә шулай булыр, дип өметләнгән идем. Кызыбызның планнары башкача булып чыкты. Бәби тудыру залларындагы бөтен кызлар, табып, палаталарга чыгып киттеләр. Сменалары бетеп, табиблар, акушерлар алышынды.Ә мин тапмыйм да, тапмыйм. Менә шул көтү процессы бик авыр булды. Илсур да гел шалтыратып торды, борчылып бетте. Тулгак вакытында бик каты авыртмады да, ләкин бәби табу ун сәгатькә сузылды!

Болай озак бәби тапканым юк иде әле, бик үзенчәлекле булды (көлә). Икенче баламны тапканнан соң 7 ел узып киткән. Өстәвенә яшем дә бар бит инде. Озак табуымны шуның белән бәйләп аңлаттылар. Миңа бөтен яклап ярдәм күрсәткән табибым Фәнил Фидаилевичка бик рәхмәтлемен, – ди Гөлназ.

Гөлназ белән Илсур төпчекләренә Рәйхан исемен сайлаганнар.

-Әлеге исем күңелебезгә инде күптән килгән иде. Чөнки Илсурның энекәше Айхан исемле. Матур, ләкин ир-ат исеме. Айхан-Рәйхан дип уйлап куйдык. Аннан «Рәйхан» дигән бик матур татар халык җыры да бар бит. «Әй, Рәйхан, исемең матур кемнәр куйган, Сине күреп кем туйган?» дип җырлыйлар. Төрләнми торган исем кую теләгем дә бар иде. Рәйхан таләпләребезгә бар яклап та туры килде. Тугач та уйлап бетерербез әле дигән идек. Кызымны күрү белән үк аның Асыльяр да, Айбикә дә, Мәликә дә түгел, ә менә Рәйхан икәнлеген аңладым, – ди ул.

Гөлназ Шәрипҗанова һәрвакытта да зур, тату гаилә турында хыялланган булган.

Өч бала әнисе икәнемне аңлый башладым инде. Сабыем хәзер янәшәмдә, тәмле исләрен иснәп ятам. Мин инде бу хис-кичерешләрне онытканмын икән. Бер карасаң, миңа әле Минтимер дә кечкенә булып тоела иде. Асылбикә дә, Минтимер дә зурлар икән инде. Бәби карашырга да булышырлар. Икесе дә сеңлекәшләре кайтканны бик көтәләр. Мин һәрвакыт зур гаилә теләдем. Күп балалы гаиләләрдән ак көнләшү белән көнләшә идем. Хыялым чынга ашты. Инде барыбызга да, исән-сау булып, түгәрәк өстәлләр артына җыелып, чөкердәшеп яшәргә насыйп булсын, – диде ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golnaz-saripanova-ocencega-ani-buldy-sabyem-yanasamda-tamle-islaren-isnap-yatam-5878724

Бәйле