Ришат Фазлыйәхмәтов концертында кызык хәл булган

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов концертында бик кызык хәл булган. Артист быел үзенең концертына яңа фишка керткән – ул тамашачылар арасында лоторея уйната, аларга бүләкләр өләшә.

Ләкин бер дә көтелмәгән хәл килеп чыга – лотореяның иң шәп бүләген – кометология салонына сертификатны 90 яшьлек Сөембикә апа ота! Әлбәттә инде, сертификатны алырга чыккан өлкән яшьтәге апаны күргәч, зал тыелып кала алмыйча, дәррәү көлеп җибәрә.

«Бу өстеңнән астыңа кадәр яшәртә торган процедура инде. Шул аппатаратка кертәләр дә сезне, яңадан туасыз. Шунда ук имезлек каптырып куялар», – дип шаярта җырчының алып баручысы Фәрит Галиев та.

Әби исә «Ришат – яраткан малаем», – дип җырчыга рәхмәтләрен белдерергә дә онытмый.

«Сөембикә әбине танымассыз да әле бу процедурадан соң», – дип, әлеге видеоны җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйганнар.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/risat-yaratkan-malaem-risat-fazlyiaxmatov-koncertynda-kyzyk-xal-bulgan-5878751

Бәйле