Гөлназ Асаева Ильмира Нәгыймова белән нинди мөнәсәбәттә?

Ильмира Нәгыймова Уфада Гөлназ Асаева белән очрашкан. Ильмирадан еш кына: «Нишләп сез аралашмыйсыз?» – дип сорыйлар икән. Алар икәүләшеп шул сорауга җавап бирәләр.

«Чөнки алар Зәринә белән гел икәү йөриләр, ә мине беркая да чакырмыйлар. Алар йөриләр, ә мин өйдә утырам. Шуңа бөтенесе без хәзер аралашмыйбыз, дип уйлый. Алар «тусерлар», ә мине чакырмыйлар. Менә бөтен кеше белеп торсын», – дип җавап бирә Гөлназ.

Ильмира исә: «Бу дөрес түгел», – дип кире каккан була.

«Бу дөрес. Әле караокега баралар, әле иртәнге ашка, ә Гөлназ өйдә ята, белүче дә юк», – дип өстәп тә куя Гөлназ.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-ilmira-nagyimova-belan-monasabatlare-turynda-boten-kese-belep-torsyn-5878768

Бәйле