Җырчы Чулпан Йосыпованың бертуган сеңлесе Энҗе чираттагы катлаулы операциясен кичергән.
-Бүген иртәдән күңел тыныч түгел. Сеңлемне операциягә алып кереп киттеләр. Кем белми, без инде 7 ел баш мие яман шеше белән көрәшәбез. Монысы икенче операция, – дип хәбәр итте бу хакта үзенең сторисларында Чулпан Йосыпова.
Җырчы сүзләренчә, операция 7 сәгать дәвам иткән. Озак вакыт хәбәр булмаганга, барысы да бик нык борчылган. Чулпан сүзләренчә, бу вакытта иң авыры – әти-әниләренә.
Күпмедер вакыттан соң Чулпан Йосыпова сеңлесенең операциядән чыгуын, исән-сау булуын хәбәр итте.
-Бу хисләр, авырлыклар белән яшәү җиңел түгел. Болай эшләмә, тегеләй эшләмә, болай ярамый диючеләр бик күп.
Кеше сүзенә игътибар итмәскә, кеше сүзен тыңламаска өйрәндем. Нәрсә ашыйсым килсә, шуны ашыйм, нәрсә киясем килсә, шуны киям, кая барасым килә, шунда барам. Үзем эшләп алган. Кеше сүзенә карамагыз, зинһар, – дип тә язып куйган җырчы.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/7-sagat-culpan-iosypovanyn-senlesena-cirattagy-operaciya-bulgan-5878815

