Җырчы Гүзәлем хастаханәгә эләккән…

Җырчы Гүзәлем баласы белән хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Беренче тапкыр бала белән хастаханәдә ятам», – дип яза ул.

«Вируслар вакыты. Күпләр авырый. Һәркемгә тизрәк савыгырга телим. Үзегезне саклагыз!» – дип тә язган җырчы.

Ул үзләренең инфекцион хастаханәдә булуларын күрсәткән.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/guzalem-berence-tapkyr-bala-belan-xastaxanada-yatam-5878783

Бәйле