Марат Яруллинның концертына ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән

Танылган яшь җырчы Марат Яруллин төркемендәге биючеләрнең берсе Байлар Сабасындагы концерт вакытында зыян күргән.

Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

Кызга ашыгыч ярдәм чакырырга туры килгән.

— Мондый хәлләр дә була, без – артистлар, шулай ук кешеләр. Менә сез артистның тормышы җиңел дисез, ләкин бу алай түгел. Аның билендә нервы кысылган. Бүген Ләйсәнсез чыгыш ясыйбыз, – ди җырчы.

Табиблар кызга махсус мазьлар язганнар, бәхеткә аны хастаханәгә озатырга туры килмәгән.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/marat-iarullinnyn-koncertyna-asygyc-iardam-cakyrtyrga-tury-kilgan-113732

Бәйле