«Түбән Кама Нефтехим» территориясендә янгын чыккан, хәзерге вакытта янгынны сүндерәләр. Бу хакта СИБУР матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Оператив хезмәтләр җәлеп ителде. Янгын сүндерүдә катнашмаучы предприятие хезмәткәрләре куркынычсыз урынга чыгарылды», – диелә белдерүдә.
Белгечләр һава сыйфатын күзәтеп тора. Компания мәгълүматлары буенча, халыкка һәм экологиягә куркыныч янамый.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – җиһазлар эшендәге өзеклек.
«Урында медицина хезмәтләре эшли, зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Янгынны сүндерү дәвам итә», – дип белдерде матбугат хезмәте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгында 13 кеше зыян күргән.
«Түбән Кама медицина хезмәте югары әзерлек режимына күчерелде, Чаллыдан 6 ашыгыч ярдәм бригадасы җибәрелде», – дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Янгын вакытында 60 кешенең зыян күрүе, шулай ук 3 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителде. Шәһәр медицина хезмәткәрләре югары әзерлек режимына күчерелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка урындагы вазгыятьне оператив рәвештә хәбәр итеп торалар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын тулысынча сүндерелгән.
Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат алу өчен телефон: 8 (8555) 32-22-01
ЧЫГАНАК: https://max.ru/tatartoday/AZ1EIvsvHrE

