Шушы көннәрдә артисткага тамашачылар алдында акланырга һәм сәхнә артында үз-үзен тотышын аңлатырга туры килде.
Элегрәк Гөлназ социаль челтәрләрдә концерт вакытында төшерелгән видеоны бастырган иде. Кадрларда сәхнә артында җырлар арасында ниләр булуы күренә. Артистка, ярсып, техник проблема аркасында үз командасын тетеп ташлый.
“Ни өчен пиротехника кушылмады? Минем җавапны хәзер үк беләсем килә! Чәчемне рәтлә, кит моннан! Бир микрофон!”- дип җәнҗал чыгара җырчы язмада. Ниндидер мизгелдә ул хәтта ярдәмчеләренең берсенә кизәнә.
Күп кенә фанатлар видеоны җитди кабул иткән һәм ачуланган. Әмма, ачыкланганча, бу чын истерика түгел, ә пародия булган.
- Бу Филипп Киркоровка пародия иде, – диде Гөлназ Асаева. – Мин аның видеосын барысы да күргән һәм шаяртуны аңларлар дип уйлаган идем. Ләкин күпләр ул роликны карамаган булып чыкты һәм хәзер мин чынлыкта барысына да кычкырам һәм кешеләрне кыйныйм дип уйлыйлар. Бәлки, мин яхшы уйнаганмындыр? Чынлыкта исә бу шаяру иде, йөрәгегезгә якын алмагыз. Мин, әлбәттә, ак һәм йомшак түгел, ләкин видеодагы кебек усал да түгел.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-04-05/min-andyy-t-gel-4639409
–
–

