«Кеше сүзләренә бөтенләй дә исем китми. Аллаһы биргән язмышлардан кемнең качып котыла алганы бар?
“Танышкач та, үзе сиздермәсә дә, аяксыз икәнлеген белдем. Ләкин сиздермәдем. Сынау килгән икән аны кичәргә, язылган язмышларны горур үтәргә кирәк, егетемә дә шулай дим. Иң мөһиме – алга бару. Без – бер-беребезгә терәк, димәк, барысын да бергә җиңәчәкбез.
Куркып калмагансың, сокланам, диючеләр дә күп. Язмышларны бәйләү дә, берең тезләнгәндә икенчең ярдәм кулы сузу да уен эш түгел, һәрхәлдә ахырын да уйларга кирәк. Егетем Наил исемле, аның яраткан сүзе – ярый әле син бар, Римма! Шулай ди ул миңа. Күп егетләргә бик авыр, ләкин аларны алга җитәкләп барырга минеке кебек Риммалары юк шул, ди. Очрашканбыз, табышканбыз икән, димәк, юкка түгел».
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2026-04-08/rimma-nikitina-keshe-s-zl-ren-b-tenl-y-d-isem-kitmi-4643819
–
–

