Татарстанның Әлки районында Lada Granta машинасы прицеплы трактор белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, дип хәбәр итте республика прокуратурасының матбугат хезмәте.
Авария Базарлы Матак – Болгар автомобиль юлында 11 апрель иртәсендә булган. Һәлак булучылар арасында – җиңел машина йөртүчесе һәм трактор йөртүчесе, шулай ук җиңел автомобиленең ике пассажиры.
Прокуратура мәгълүматы буенча, Lada Grantaның тагын бер пассажирын хастаханәгә алып киткәннәр.
Процессуаль тикшерү оештырылды, аның барышы һәм нәтиҗәләре күзәтчелек ведомствосында контрольгә алынды.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/tatarstanda-kotockyc-avariia-lada-granta-traktor-belan-bareleskan-durt-kese-halak-bulgan-114102
–
–

