“Ел ярым гаиләбез шок хәлендә булды…”

Фирдүс Тямаев яңалыклар белән уртаклашкан.

“Бик елады, ел ярым гаиләбез шок халәтендә булды”,  – дигән ул кызы Мәрьям турында.

 – Сез гастрольләрдә, таякның авыр башы барыбер Резидәгә эләккәндер.

-Беләсезме, йортта тынычлык булмау гастрольдә чакта да сизелде. Шалтыратам, Резидә елый, кәефе юк. Андый вакытта тормыш иптәшеңнең янәшәсендә дә буласы килә бит әле ул. Бик авыр хәлдә идек. Шуңа бер генә теләк – барысының да балалары исән-сау булсыннар, еламасыннар.

Аның каравы, Мәрьям гаиләбезне җыйды, бер-беребезгә тагын да якынайтты. Барыбыз да күзенә генә карап торабыз (көлә). Кыз бала әтисе булуым өчен Аллаһ тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, бу бөтенләй башка хис-кичерешләр. Нәни куллары белән кочаклап ала. Бер яшендә үк теле ачылды, тыпыл-тыпыл «әти» дип йөри. Социаль челтәрләргә бик куймаска тырышам инде, чөнки күзсенә. Үзебез дә яратып карыйбыз. Тик характеры ай-яй-яй, үзенекен эшләмичә калганы юк. Миңа охшап шундый булгандыр (көлә).

Мәрьям тугач хатын-кызга карата хөрмәтем тагын да артты. Биюче кызларымны җыям да: «Кызлар, тыңлагыз, сүземнән чыкмагыз, үзегезне ачуланырга мәҗбүр итмәгез. Минем дә кызым үсә. Аны ачулансалар, минем үземә дә бик авыр булыр иде. Авыр ситуациягә куймагыз», – дим. Гаиләдә кызың булгач, уйлана, башка хатын-кызга икеләтә хөрмәт белән карый башлыйсың икән. Әлбәттә, бер кешене дә болай гына ачуланмыйсың, аның сәбәбе була. Төркемемдә 22 кеше. Казан концертларында бөтенләй 55 кеше эшли. Аларны тотып тотарга да кирәк бит. Бераз ачуланмыйча тәртип урнаштырып булмый бит.

Олы улыбыз инде минем буйда булып килә. Минем чалбарлар, курткаларны да эләктереп чыгып китә. Мин үзем матур киенергә яратам. Модалы аяк киемнәремә кадәр кия. Малай әтисе булуымны шул рәвешле тагын бер кат аңлый башладым. Кечкенәсе биюгә хәвәс, бик яратып бию ансамбленә йөри, – дигән ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-kyz-balany-usterulare-bigrak-avyr-ikan-bik-elady-5878955

Бәйле