Элвин Грей Олег Газманов белән җырлаган ди

Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты, татар һәм башкорт эстрадасының танылган җырчыларыннан берсе Элвин Грей (чынбарлыктагы исеме – Радик Юльякшин) Мәскәүдә, гаять зур стадионны тамашачылар белән тутырып, концертлар уздырган.

Россия халык артисты, атаклы җырчы һәм продюсер Олег Газманов Элвин концертларының махсус кунагына әйләнгән. Алар, икәүләшеп, “Звездочка в стакане” җырын башкарган, дип яза “KazanFirst”.

– Радик – молодец. Карагыз әле, бүген зал тутырып тамашачылар җыйган. Бөтен гомерегез буе аның белән буласыгызга өметләнәм. Без ир-ат дуэтына җәлеп иткән бердәнбер артист ул, мөгаен, – дип билгеләп үткән Олег Газманов.

Ике артист берничә ел буе дуслык элемтәләрен саклап килә икән инде. Элвин Грей Россия эстрадасы “йолдызы”нда кунакта да булып киткән хәтта. Газманов моңарчы да Элвин Грей концертларында булгалаган.

– Олег Газмановка – инде күптән бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт, намуслылык һәм гаҗәеп талант символына әйләнгән кешегә карата ихтирам-хөрмәтем һәм рәхмәтем гаять зур. Аның белән бергә дуэт башкару минем өчен гади чыгыш кына түгел, бәлки иҗади олыгаю мизгеле дә, – дип билгеләп үткән Элвин Грей.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/iadi-olygaiu-mizgele-elvin-grei-oleg-gazmanov-belan-yrlagan-114254

Бәйле