«Китап» радиосында чыга торган «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына килгәч, Татарстанның халык артисты Айгөл Бариевадан икенче тапкыр гаилә корырга әзерме икәнлеген сораганнар.
«Минем уйлавымча, Аллаһы Тәгалә бер кешегә шуның кадәр күп мәхәббәт бүләк итмидер. Мин чыгар өчен генә кияүгә чыкмаячакмын. Миңа алтын таулар бирсәләр дә. Янымда ир булсын өчен генә чыга торган кеше түгел мин. Миңа йөрәк дулкынлануы, мәхәббәт, үз кешем кирәк. Әгәр дә мин үз кешемне табам, яки ул мине таба икән, мин каршы түгел, мин ачык. Ленарым да каршы булмас иде. Ленар, бәлки, сизгәндер иртә китәсен, әйткәләшсәк, ачуланышсак ул миңа гел: «Ярар, икенче ирең эшләр», – ди торган иде», – дип, үз фикерен җиткергән артист.
Тапшыруны караучылар җырчыга: «Бәхетле булып яшәргә беркайчан да соң түгел, Айгөл. Янәшәгездә барырлык ышанычлы кеше очрасын», «Аллаһы Тәгалә хәерле бәндәсен насыйп итсен. Алда бәхетең булсын, сеңлем», – дип, матур теләкләрен җиткергәннәр.
«Балалар, оныклар бар бит. Нинди икенче ир инде ул, гомер узып барганда», – дип тәнкыйтьләүчеләре дә табылган. «Рәхмәт инде минем гомеремне кыскартканыгыз өчен…» – дип җавап язган бу «подписчигына» Айгөл Бариева.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/lenarym-karsy-bulmas-ide-aigol-barieva-yanadan-gaila-koryrga-azerme-5879027

