Балалы гаиләләр өчен яңа түләү кертелә. Нинди?

Яңа гаилә салым түләве якынча 11 миллион бала тәрбияләүче 4 миллионнан артык гаиләгә кагылачак, дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. 

Аның сүзләренчә, быелдан башлап ике һәм аннан күбрәк баласы булган, керемнәре түбән булган эшләүче ата-аналар өчен ел саен бирелә торган гаилә түләве кертелгән.

Мәгълүматларга караганда, бу түләүне алу өчен ата-аналар да, балалар да Россия гражданнары булырга һәм ил территориясендә даими яшәргә тиеш, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20260423/vyplata-2088494690.html

Бәйле