Гөлназ Асаева бу хакта кызына әйтмәячәк. Ни өчен?
«Уфа хит» сәхифәсендә Гөлназ Асаева шәхси мөнәсәбәтләр, гаилә корылышына кагылышлы сорауларга җавап биргән.
Баксаң, ул гаилә корганчы йөргән егетләренә “Сәлам, брат!” дип тә әйтә ала икән. Ә ире Вилданны проблемалар белән артык борчып тормый, чөнки ул аларны 15 яшеннән үзе хәл итәргә күнеккән. Тик шулай да, иренең, “Туктап тор, монысын үзем хәл итәм”, диюе аңа бик ошый. Күңелен кырып торган бер уй – Вилдан белән никахсыз ярты ел яшәве, моның өчен ул бигрәк тә аның тәрбиясенә күп көч салган нәнәсеннән читенсенә.
- Никахка кадәр бергә яшәргә ярамый, дип әйтер идем. Ләкин мин Вилдан белән ярты ел никахсыз яшәдем. Үкенәм дип әйтә алмыйм. Ләкин никахлашып яшәсәк, әйбәтрәк булыр иде. Мине «Мин бит башкача тәрбияләнгән» дигән уй борчый иде. Нәнәйнең сүзен тыңламадым һәм без ярты ел никахсыз яшәдек. Мин моның начарлыгын күрмим. Ләкин без – мөселманнар, дөрес эшләргә кирәк. Кызыма бу хакта әйтмәячәкмен, – ди җырчы.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-04-23/nikahsyz-yash-dek-4662483
–
–

