Дилә Нигъмәтуллина пластик операциядән соң: «Ирем аерылышмас дип ышанам»

Дилә Нигъмәтуллина борынына пластик операция ясатканнан соң үзен күрсәтте. Җырчының септопластика ясатуы хакында язган идек.

«Әлегә мин ияләшәм генә. Операциядән соң борынымны күреп, шаккатым. Без бит аның сөяген сындырмадык, бары тик очын гына күтәртеп куйды. Һәм менә яңа мин! Әлегә шешенгән, күгәргән урыннары бар, шуңа күзлек киеп йөрим.

Ирем һаман ияләшә алмый, әле көлә, әле ачулана. Бу вакытлыча булыр һәм ул минем белән аерылышмас дип ышанам. Андый очраклар да була икән, ишеткәнем бар», – дип шаярткан Дилә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/dila-nigmatullina-plastik-operaciyadan-son-irem-aerylysmas-dip-ysanam-5879311

Бәйле