Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гастрольләрен дәвам итә. Аны тамашачылар һәр җирдә көтеп ала. Җырлавын да, биюен дә ярата. Олы яшьтәгеләр дә, балалар да үз итә: бүләкләргә күмә.
Күптән түгел бер концертында 5-6 яшьлек малай сәхнәгә менеп: «Фирдүс абый, син шәп биисең, бүләк алырсың», – дип аңа 1 мең сум акча бирмәкче булды.
Җырчы моңа гаҗәпләнеп: «Ничек инде мин 42 яшьлек ир синнән акча алыйм. Мин эшлим, халык миңа акча акча түли ашата… Әйдә болай итәбез, миннән синнән бу акчаны алам», – диде һәм малайдан бер мең акчаны алып, аңа 10 мең акча бирде һәм исеме язылган футболка да бүләк итте. Зал җырчыны көчле алкышларга күмде.
ЧЫГАНАК: https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/firdus-tiamaev-nani-tamasacysyna-akca-birde
–
–

