Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова бергә яшәми икән. Җырчы бу хакта үзенең сәхифәсендә сөйләгән, моның сәбәбен дә әйткән.
Миннән күпләр: «Нигә Лилия Казанда, фатирыгызда түгел?» – дип сорыйлар. Җавап мондый – безнең Арчада йортыбыз бар. Ә Лилия бакчада казынырга, йортның тирә-ягын матурларга бик ярата. Ә мин һәркөн эштә – әле банкетлар залында, әле теплоходтагы кичәләрдә, концертларда, мәҗлесләрдә. Сирәк кенә фатирыбызда, яки мин авылга кайтсам очрашкалыйбыз.
Кемнәр безнең аерылышуны көтә – хыялланмагыз да! Без бергә булдык һәм булачакбыз да. Без Лилия белән эшләргә һәм аның нәтиҗәсеннән тәм табарга ярата торган кешеләр», – дигән Винарис.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/vinaris-ileget-kemnar-beznen-aerylysuny-kota-xyyallanmagyz-da-5879475
–
–

