“Тормыш үзгәртте”, – дип җаваплый Илсөя Бәдретдинова.
“– Үзгәрдең, Илсөя…
– Тормыш үзгәртте. Миңа хәзер 45 яшь. Әле менә хәзер генә «юк» дияргә өйрәндем. Бу – безнең авыл менталитетыдыр инде, гадилек. Ошыймы, ошамыймы – син барысына да елмаясың, тегендә, монда барырга кирәк. Юк, дип әйтә башладым. Холкым шундый: әгәр «әйе» дип әйтәм икән, димәк, аны эшләргә тиешмен. Ә мин өлгерә алмыйм.
– «Юк» дигәнне яратмыйлар бит, дошманнарың арта…
– Син күп тапкырлар кемгәдер ярдәм итеп, бер тапкыр гына «юк» дисәң, шунда ук начар кешегә әйләнәсең. Мин моны аңламыйм. Тагын шундый нәрсәгә тап булдым. Янәшәмдәге кешеләр белән дуслашырга теләүчеләр күп. Бу дуслык өчен түгел, минем турыда мәгълүмат алу өчен. Алардан: «Кем белән очраша, кем белән йоклый, кайда яши, күпме акча эшли?» – дип сорыйлар. Серләремне беркемгә дә сөйләмим. Нигә кирәк ул кешеләргә күпме акча эшләвем? Анысын саныйлар, ә шул ук сәхнәгә күпме туздырганны санамыйлар. Матур күлмәгемне күрәләр, ә төннәр буе акырып елап чыккан төннәремне белмиләр. Ялларда алар балалары, оныклары белән шашлык пешереп ял иткәндә, минем кемгәдер ялварып, нәрсәдер эшләп йөргәнемне күрмиләр. Безнең һөнәрнең төп үзенчәлеге шунда: без бу нәрсәләрне күрсәтергә тиеш тә түгел. Без кешеләргә матурлык алып киләбез. Зарланып утырырга хакым юк, чөнки тамашачы аны үзенчә кабул итә. «Авыр булгач, заводка эшкә бар», – диләр. Яисә: «Чирләгәч, нигә концертларыңны туктатып тормыйсың?» – дип язалар.
Алар концертның вакытын үзгәртүнең нинди зур проблема икәнен күз алларына да китерми. Беренчедән, синең йөзләгән, миллионлаган сумлык арендаң түләп куелган һәм ул яначак. Икенчедән, синең төркемдәге артистларың акчасыз кала, өченчедән, кассирлар кешеләргә билетларын кире кайтарып азаплана. Күпме тамашачы концертка килергә эшләрен алдан планлаштырган, самолетларга билетларын алган. Чирләсәң дә, үлсәң дә чыгып эшлисең. Әни үлеп китте, җирләдек. Икенче көнне концерт иде. Бу хакта тамашачыга ахырдан гына әйттем. Апа үлде, икенче көнне зур чарада чыгыш ясарга тиеш идем. «Апа үлде, авыр чагым», – дип хәбәр иттем. «Ярар, син үлмәгәнсең бит, апаң үлгән», – дигән җавап килде. Бу – артист тормышындагы медальнең икенче ягы… “
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/ilsoia-badretdinova-kaberem-ianynda-matur-suzlar-soilap-kylanmagyz-115376

