“Мунчага мәрхүм туганнарны чакырган идек…”

“Ул төн безгә зур кайгы алып килде”.

Мариларда шундый гореф-гадәт бар, искә алу көне алдыннан мунча ягып мунча керергә кирәк. Ә аннан соң төнгә мунчага үлгән туган-тумачаларны юынырга чакыралар. Төнгә алар өчен себерке, табак белән су, сабын белән мунчала калдыралар. Әмма шуннан соң мунчага ул көнне кире ишек ачып керергә ярамый.

Күршеләрдә яшь гаилә яши иде. Алар яшь булгач, гореф-гадәтләргә исләре китми иде. Ышанмыйлар иде мондый әйберләргә. Боларга менә шул көнне (Илья көне дип йөртәбез) бабалары кайта. Мунча яга. Бөтенесе дә юынып чыгалар. Аннан соң бабалары әйтә: хәзер мунчага башка керергә ярамый бүген, уйлап та карамагыз ишеген ачарга, ди. Мин үлгән туганнарны чакырдым, бу изге көн алдыннан юынсыннар, ди. Ә кияве көлеп, юк-бар белән мавыгып йөрмә әле, ди.

Һәм менә төн уртасында боларның кызларының бәдрәфкә чыгасы килә. Ул әнисен уятып, алар бергә чыгалар. Хәзер кызы сөйләгәнен язам: мунча яныннан үтеп барабыз шулай, ә анда тавышлар ишетелә. Көлешәләр, чабынган тавышлары ишетелә. Ә әни кызыксынып кереп карарга булды. Мин ярамый, кермә, бабай кермәскә кушты бит, дим. Ә ул миннән кулын тартып алып кереп китте. Минут та үтмәде әнинең бик каты кычкырганы ишетелде. Мин ишекне ачмакчы булам, ләкин анда кемдер эчтән ачарга бирми. Тизрәк өйгә йөгердем ярдәм сорарга. Бабай белән әти йөгерделәр мунчага. Ишеген ачтылар, ә анда әни идәндә ята. Күзләре, авызлары шар ачык. Йөрәк тибешен тикшерделәр. Пульс юк. Врачлар шок хәлендә үлгән, диделәр дип сүзен тәмамлады.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2026-06-03/munchaga-m-rh-m-tugannarny-chakyrgan-idek-4708625

Бәйле