Ришат Төхвәтуллин абьюзермы?

— Ришат кайсы өлкәдә күбрәк абьюзер: сәхнәдәме әллә өйдәме?

— Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры… Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе.

— Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы?
— Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык.

— Бюджетыгыз уртакмы? Әллә һәркем аерым тотамы?
— Безнең ремонт барганда, акчам булса, алам да куя идем. Үзем теләгән нәрсәләргә — тырнак ясатырга, макияжга — Ришаттан сорарга кыенсынам…

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2026-06-02/aliya-t-hv-tullina-rishatka-b-ten-yber-d-ideal-bulyrga-tiesh-4707843

Бәйле